Газетага язылу

Полиция участогы янында шартлау: һәлак булучылар бар

Төнлә Мәскәүдә полиция участогы янында шартлаудан 3 кеше һәлак булган.

Мәскәүнең Елецкая урамында шартлаудан башта ике кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. «МК.RU» мәгъдүматларына караганда, фаҗига урынында өченче кешенең мәете табылган.

Шартлау полиция участогы бинасы тирәсендә, юл-патруль хезмәте автомобиле янәшәсендә булган.  Машинадагы ике полиция хезмәткәре шундый җан биргән.

Мәскәүнең Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда,  полиция хезмәткәрләре машинасы янәшәсендә кемдер шартлаткычны хәрәкәткә китергән. Җинаятьченең кемлеге, ни өчен бу адымга баруы ачыклана.

Тикшерүчеләр хәзерге вакытта һәлак булган өченче кешенең кем икәнлеген билгели. Ул шартлатучы үзе яки шуннан узып баручы кеше булырга мөмкин, дип уйланыла. 

Фаҗига урынында тагын шартлау ихтималы, полиция хезмәткәрләре арасында корбаннарның үсүе турындагы мәгълүматлар расланмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре