Вируслы кеше карап торышка сәламәт кебек тоелса да, чир таратырга мөмкин.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре балаларны полиомиелитка каршы прививка ясатырга кирәклеге турында искәртә. Сәламәтлеккә җитди куркыныч белән яный торган бик хәтәр чир бу.
 Ведомство мәгълүматларына караганда, әлеге чир вакцинациянең тулы курсын узмаган яки прививкаларны вакытында ясатмаган балалар өчен зур куркыныч белән яный. Вируслы кеше карап торышка сәламәт кебек тоелса да, тирә-юнендәгеләргә чирне таратырга мөмкин.
“Шунысын аңларга кирәк: полиомиелит – гап-гали салкын тию генә түгел. Вирус үзәк нерв системасына һөҗүм итеп, баланы өлешчә яки тулысынча хәрәкәтсез калдырырга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән санитар табиблар.
Чирнең беренче билгеләре – тән температурасы күтәрелә, баш, кул-аяклар, муен, җилкә авырта, укшыта. Ата-аналарга шуны белеп тору мөһим: полиомиелитны дәвалап булмый, чирне фәкать прививка ярдәмендә кисәтергә генә мөмкин.
Белгечләр искәртеп үткәнчә, прививканы теләсә кайсы поликлиникада бушлай ясыйлар. Вакцинациянең тулы курсын узган балада әлеге чиргә карата гомерлеккә иммунитеты барлыкка килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез