«Әлбәттә, СВО кампания кысаларын да үзгәртә – кемнең кем икәнлеге шундук аңлашыла бит», – дип сөйләп үткән Данилин.
Политолог әйтүенчә, партияләр үзләренең программаларында һәм гавами чыгышларда СВО темасын төрлечә чагылдыра. Берәүләре дәүләт мәнфәгатьләрен саклаудан чыгып фикер йөрткәндә ниндидер сораулар калдырса, икенче берәүләре СВО темасын читләтеп уза, ә кемдер хәрбиләр һәм ветераннарның хокукларын тәэмин итәрдәй законнарны эзлекле төстә кабул итеп килә.
«Һәркемнең – үз кысасы, үз фикере, үз темасы. Гомумән, СВО лакмус кәгазе кебек: тискәре якны, уңаен – барысын да берьюлы күрсәтә», – дип билгеләп үткән Павел Данилин.
Аның басым ясап әйтүенчә, 2024 елда Президент сайлау кампаниясе дә СВО барган бер мәлдә узды. Әмма бүгенге вазгыять низагның җитди киеренкеләнүе белән аерылып тора.
«Сайлау асылда дошманга каршы көрәшүче илдә уза. Өстәвенә дошман сайлауның легитим булмавы, сайлаучыларны куркыту, террор өчен мөмкин булганның барын да эшли. Максатының сайлауны өзү булып торуын яшерми», – дип белдергән Сәяси анализ үзәге директоры.
Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренә һөҗүмгә килгәндә, политолог аларның республикада яшәүчеләрне куркытмавына ышанычын белдергән.
«Татарстанда яшәүчеләрнең, бөтен Россия халкы кебек үк, курыкмаячагына, бәлки, бергә тупланып, җиңүгә тизрәк ирешү өчен фронтка ярдәм итәчәгенә иманым камил. Нефть эшкәртү заводларына һөҗүм итеп кенә безне сындырып булмый», – дип басым ясап әйткән политолог.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез