Поши баласын әнисенә кайтарганнар

Лаеш районында поши баласын коткарганнар. Ул әнисе белән йөргәндә, сулыкка егылып төшкән һәм үзе генә ярга чыга алмаган. Авыр хәлдә калган поши баласына Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәм итә. Алар хәлсезләнгән, курыккан җан иясен судан чыгарып, әнисе янына илтә. “Әлеге хәл бу атнаның җомгасында булды”, – диделәр безгә әлеге комитет белгечләре.

Моннан ике ел элек әлеге комитет белгечләре Лаеш районы пляжларының берсендә йөрүче пошины коткарган иде. Хайванның аяклары җәрәхәтләнгән булган, шуңа күрә табигатькә кире кайта алмаган. Хәзер ул Хәерби урманнарында яши.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре