Кремль вәкиле белдергәнчә, әлеге чара, һичшиксез, уздырылачак, әмма соңрак – вакыты җиткәч. Песков, чараны күчерү сәбәпләре турындагы сорауга җавап биреп, моның фәкать Президент хокукындагы мәсьәлә булуын әйткән. Дәүләт башлыгы үзенең эш графигыннан чыгып һәм, беренче чирата, чыгышы эчтәлегенең әзерлегеннән чыгып теге яки бу карарга килә, дигән ул.
«Президент, уздыру зарури, дип санауга, узачак. Барысы да вакыты җиткәч булачак», – дип йомгак ясаган сүзенә матбугат секретаре.
Конституция нигезендә, Президент илдәге хәлләргә, шулай ук эчке һәм тышкы сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр белән парламентка еллык юлламасын ирештерергә тиеш. Чыгышның вакыты үзгәрде: 2018 елга кадәр гадәттә ел азагына (ноябрь-декабрь) билгеләнсә, соңгы елларда беренче яртыеллыкта үткәрелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез