Дәүләтнең зур чыгымнар тотуы һәм кешеләрнең күпләп кредит алуы – илдә инфляциянең югары булу сәбәпләреннән берсе. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип аңлатып үткән.
“Иң элек дәүләтнең зур чыгымнар тотуы инфляциягә йогынты ясый. Дәүләт бик күп сатып ала, төрле категориядәге кешеләргә күп түли. Нәтиҗәдә икътисадка өстәмә акчалар керә, ләкин моңа карап кына товар күләме артмый. Халыкның ихтыяҗы үскәнлектән, бәяләр дә күтәрелә”, – дип билгеләп үткән профессор.
 Аның әйтүенчә, товар бәясе төшүне көтеп тормастан, теләсә кайсы бәядән алырга әзер булуыбыз да инфляция көчәюгә китерә.
 “Проценты зур булуга карамастан, күпләп кредит алу дәвам итә. Бу да инфляциянең кимүенә ирек бирми”, – дип өстәгән Кох.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез