Бүген социаль челтәрләрдә бер ир-атның баланы рәхимсез төстә кыйнавы төшерелгән видео таралган. Шаһитләр әйтүенчә, бу хәл Әмирхан урамында булган. Баланы газаплаучы – аның әтисе, дип яза “Татар-информ”.
Кадрлардан күренгәнчә, исерек ир нәни малайны төрлечә җәберли-кимсетә, битенә суга, чеметә. Вәхшилеген, имештер, башкача аңламаячак, дип аңлаткандай итә. Шул арада бала эскәмиядән асфальтка егылып төшә.
Татарстан прокуратурасы республика прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау йөзеннән, җентекле тикшерү оештырган. Баланы кыйнауны тикшерү нәтиҗәсе аерым контрольгә алыначак. Кыйнау расланса, гаеплеләргә карата, җинаять эшен кузгатуга кадәр, иң катгый чаралар күреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез