Прокуратура Казан аэропортындагы хәлне контрольгә алган

Идел буе транспорт прокуратурасы бик каты буран чыгу сәбәпле “Казан” аэропорты кабул итмәгән самолетлар пассажирларының хокукларын саклауны контрольдә тота. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: бүген Казанга очучы 6 самолет Екатеринбург, Уфа һәм Самара аэропортларына җибәрелгән. “Авиакомпанияләр пассажирларга “Казан” аэропортына очуны көтү чорында авиация кагыйдәләре таләпләре нигезендә хезмәтләр күрсәтә. Транспорт прокуратурасы Уфа һәм Самара аэропортларында пассажирлар хокукларын саклауны контрольдә тота”, – диелгән хәбәрдә. Казан, Самара һәм Уфа аэропортларында пассажирлар өчен прокуратураның мобиль кабул итү бүлекләре оештырылган.

Моңа кадәр транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, һава шартларының начараюы сәбәпле, Казан аэропортының ябылуы турында белдерде. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, пәнҗешәмбе – 18 гыйнварда һава торышы әйбәт булачак. Әмма җомга көнне янә буран кузгалырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре