Газетага язылу

Прокуратура складтагы янгыннан соң тикшерү башлады

ТР Прокуратурасы Поперечно-Ноксинская урамында складта янгын чыкканнан соң тикшерү үткәрә.

Янгын турында бүген көндез билгеле булды. Автопокрышкалар һәм склад бинасында чыккан янгын 13:59да локальләштерелде. Ут  4000 кв.м мәйданны биләгән. Аны сүндерү белән 83 кеше һәм янгын сүндерү поездын да кертеп, 28 берәмлек техника шөгыльләнгән.

Югары температурадан 7 җиңел машина өлешчә зыян күргән, әмма янгын сүндерүчеләр аларны саклап кала алган.

Мәгълүм булганча, яну нәтиҗәсендә һавага килгән зыян тикшерелә. Моның белән Роспотребнадзор һәм ТР Экология министрлыгы белгечләре шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре