Идел буе транспорт прокуратурасы Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә юлыгуына бәйле факт буенча тикшерү эшен башлады.
Искәртәбез, авиаһәлакәт 10 июль иртәсендә Кама Тамагы бистәсе янында булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәткә юлыккан һава судносы - Cessna-172 моделендәге самолет. Хәзер фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Оператив тикшерү эшләрен үткәрү өчен авария урынына Татар транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килде.
Татар транспорт прокуратурасы очышларның иминлеге турындагы законнарның үтәлешен җентекләп тикшерә. Хилафлыклар табылган очракта, прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк.
Тикшерү барышын Идел буе транспорт прокуроры шәхси контрольгә алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез