Газетага язылу

Прокурор кушуы буенча кар һәм бозларны җыештыру өчен җаваплы оешмаларны тикшерүләр башланды

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча тикшерүләр башланды.

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча район һәм шәһәр прокурорлары коммуналь хезмәтләргә, идарәче компанияләргә, шулай ук кар һәм бозларны җыештыру өчен җаваплы биналарның милекчеләренә һәм арендаторларына тикшерүләр үткәрә.

Бүгенге көнгә 40 тан артык административ эш кузгатылган, 280 тәкъдим кертелгән, 82 оешма һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә закон бозылуга юл куймау буенча кисәтүләр ясалган.

Бу юнәлештә эш дәвам итә. Гаепле вазыйфаи затларның гамәлләренә катгый хокукый бәя биреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре