«Росгосцирк» компаниясе Россия Мәдәният министрлыгына циркларны «Пушкин картасы» программасына кертүне сорап мөрәҗәгать иткән, дип яза «Известия».
Циркларны кертү мәсьәләсе программа кагыйдәләрен реформалауны таләп итә, чөнки алар мәдәният өлкәсенә карамый, күңел ачу урыннары булып санала. Тема фикер алышу һәм эшкәртү стадиясендә, дип билгеләп үтте Мәдәният министрлыгы вәкилләре.
Зур Мәскәү циркы җитәкчесе Эдгард Запашный мондый ярдәм Россия буйлап гастрольләргә чыгарга мөмкинлек бирәчәк дип саный. Аның сүзләренчә, миллионнан азрак кеше яшәгән шәһәрләргә, Россия циркларының күпчелеге шунда урнашкан, кыйммәтле программалар йөртү авыр. Кешеләрнең түләү сәләте алай ук югары түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез