Газетага язылу

Путин 6,2 триллион сум акчаны Россиягә ничек итеп кире кайтаруга ирешелүе белән кызыксынган

Владимир Путин Ерак Көнчыгышны үстерү нәтиҗәләре белән таныштыруда компанияләрнең алты триллион сумнан артыграк активын ничек итеп Россиягә кире кайтаруга ирешелүе белән кызыксынган, дип яза «Российская газета».

Чара барышында Россия вице-премьеры – Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев хәбәр иткәнчә, Владивостокта Рус утравында махсус административ режим кертелү нәтиҗәсендә 138 компания Россиягә активларын кире кайтарган – аларның гомуми күләме 6,2 триллион сум тәшкил иткән.

«Ничек шулай булып чыкты?» – дип сораган Президент.

Трутнев: «Ватанга күбрәк ышана башладылар», – дип җавап биргән.

Шул ук вакытта ул кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә инде 86 миллиард сумлык салымны җыеп алуга ирешелүен әйткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"владимир путин", "путин", "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбас

Көн хәбәре