Иминлек советы әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә шул мәгълүм булган, дип яза “ТАСС”. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Американың моңа кадәрге хакимияте “катырган” активлардан 1 миллиард долларны советка җибәрергә әзер.
Владимир Путин шулай ук АКШта “катырылган” акчаларның бер өлешен Украинадагы конфликт барышында зыян күргән территорияләрне торгызу өчен файдаланырга мөмкин булуын билгеләп үткән. “Мондый мөмкинлек АКШ хакимияте вәкилләре белән дә карала”, – дигән ул. Моңа кадәр мәгълүм булганча, советның даими әгъзасы булу өчен илләр берәр миллиард доллар күләмендә взнос кертергә тиеш. Бу акчалар Газзә секторын торгызуга тотылачак.
Взнос түләнелмәсә, яңа органда 3 елга кадәр генә әгъза булып торырга мөмкин. Тынычлык советы иң элек Газзә секторында Израиль белән Палестинаның “ХАМАС” хәрәкәте арасындагы конфликтны җайга салу бурычын куйган.
Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, АКШ президенты Дональд Трамп совет рәисе булырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез