Владимир Путин БДБ илләренең беренче Уеннарында катнашучыларны сәламләде, аларның тантаналы ачылышы 4 сентябрьдә Казанда узды. Тиешле телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
"Уеннарны оештыру идеясен физик культура, сәламәт һәм актив тормыш рәвеше тирәсендә БДБ яшьләрен берләштерергә тиешле мөһим һәм кирәкле инициатива дип саныйм. Һәм, әлбәттә, әлеге масштаблы ярышларны уздыру халыкара гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк", - диелә документта.
Дәүләт башлыгы Уеннар яшь спортчыларга ихтыяр көче һәм җиңү рухы күрсәтергә, шулай ук үз сәләтләрен һәм физик әзерлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.
"Үз ягымнан билгеләп үтәм - без БДБ илләренең беренче Уеннары иң югары дәрәҗәдә узсын, катнашучылар һәм җанатарлар өчен чын бәйрәм булсын, намуслы спорт көрәшенең илһамы һәм трибуналарда якты хис-кичерешләр белән истә калырлык итеп барысын да эшләячәкбез", - дип өстәде Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез