Путин белән матбугат конференциясенең кайчан һәм ничек үтәчәге билгеле булды

Россия Президенты Владимир Путин декабрьнең икенче яртысында туры элемтә һәм зур матбугат конференциясен бергә үткәрәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.

“Декабрьнең икенче яртысында туры элемтә элементлары белән зур матбугат конференциясе уздырылачак”, – дип сөйләп үткән журналистларга Кремль вәкиле.
Исегезгә төшерәбез: узган елда бу чара 14 декабрьдә уздырылган иде.
Президент туры элемтә барышында халыкның сорауларына җавап бирә, шулай ук теләк-тәкъдимнәр һәм үтенечләрне тыңлый. Моннан тыш дәүләт башлыгы төп икътисадый һәм социаль күрсәткечләр турында сөйли, шуннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре