Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп 15 августта Алясканың иң зур шәһәре Анкориджда очрашачак. Бу хакта РИА Новости Ак йорт матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио телефон аша сөйләшүдә ике лидерның очрашуына әзерлек турында фикер алышты. Дипломатлар чараның уңышлы узачагына өметләрен белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез