Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трампның очрашуы 11 августта узарга мөмкин. Аны үткәрү урыны Римны карыйлар, дип яза «Татар-информ» РИА сылтама белән.
«Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты арасындагы саммит киләсе атнада ук узарга мөмкин», – диелә Америка телеканалы хәбәрендә.
Элегрәк РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга сөйләгәнчә, Россия һәм АКШ шушы көннәрдә Путин белән Трампның очрашуы турында килеште.
Владимир Путин үзе пәнҗешәмбе көнне Трамп белән очрашу өчен иң кулай урын дип, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен атаган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез