Бүген Татарстанда яңа юл – Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы ачылды. Яңа юлда хәрәкәтне видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
М7 “Идел” автомобиль юлының яңа юнәлеше буенча хәрәкәтне ачарга, шулай ук, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Башкорстан, һәм Краснодар краенда урнашкан объектларны ачарга рөхсәтне видеоэлемтә аша дәүләт башлыгыннан Россия Премьер-министры Марат Хөснуллин сорады.
“Владимир Владимирович, юлларда хәрәкәтне ачарга рөхсәт итегез”, – дип мөрәҗәгать итте ул.
“Рөхсәт итәм!” – диде Президент.
Шуннан соң Чулман елгасы аша күпердән йөк машиналары колоннасы узды.
“Казан – Екатеринбург” югары тизлекле транспорт маршруты кысасында төзелгән Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлының гомуми озынлыгы – 81 чакрым. Аңа барлыгы 10 күпер, шул исәптән, Чулман елгасы аша 1,3 чакрым озынлыктагы тиңе булмаган күпер, 11 юлүткәргеч, 6 транспорт-юл чишелеше һәм 5 юл киселеше керә. Урап узу юлы 2023 елның 21 декабрендә Владимир Путин ачкан “Көнчыгыш” М12 трассасының бер өлеше булачак. Ул “Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысасында сафка басты. Төзелеш эшләре 2022 елда башланган иде.
Билгеле булганча, әйләнгеч юл Казаннан барганда Алабуга районындагы Костенеевка авылы янында М7 трассасыннан борылып кереп китә һәм Чаллыны узгач, кабат М7 юлына чыга. Хәзер Казан белән Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез