Путин кайбер укытучыларга ташламалы ипотеканы гамәлгә кертүне карарга кушкан

“Профессионалитет” федераль проекты кысасында эшләүче педагогларга ташламалы ипотека кредитлары бирергә мөмкиннәр. Президент Владимир Путин Хөкүмәткә әлеге мәсьәләне карарга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” Кремль сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

Биредә сүз урта һөнәри белем бирүче укытучылар (көллиятләрдә эшләүчеләр) турында бара. Алар федераль проект кысасында сайлап алынырга мөмкин.
Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге әгъзалары белән очрашу йомгаклары буенча Хөкүмәткә шушы бурыч расланган. Документ нигезендә, Хөкүмәт әлеге мәсьәлә буенча быел 1 августка кадәр хисап тотарга тиеш.
Министрлар Кабинетына урта һөнәри белем программалары буенча эшләүче педагогларга яңа социаль ярдәм чараларын гамәлгә кертү турында мәсьәләне анализлау таләп ителә. Үзгәрешләр “Профессионалитет” проекты кысасында тормышка ашырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре