Россия Президенты Владимир Путин Кораллы Көчләр штатында хезмәткәрләр санын 2 миллион 389 мең кешегә җиткергән. Шуның 1,5 миллионы – хәрби хезмәткәрләр. Хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында бу җәһәттән Указ пәйда булган.
“Россия Федерациясе Кораллы көчләренең штаттагы санын 2 389 130 берәмлек күләмендә, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр санын 1 500 000 күләмендә билгеләргә”, – диелгән документта. Россия Хөкүмәтенә Оборона министрлыгына федераль бюджеттан акча бүлеп бирүне күздә тоту йөкләнгән.
Указ быел 1 декабрьдән үз көченә керә.
Моңа кадәр штаттагы хезмәткәрләр саны 2023 елның декабрендә арттырылган иде. Ул чагында хезмәткәрләр саны 2 209 130 кеше, шул исәптән 1 320 000 хәрби иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез