Газетага язылу

Путин күп балалы гаиләләр өчен каршерингка тарифлар булдырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә каршерингка баланслы тарифлар билгеләү һәм күп балалы гаиләләр өчен автопаркны киңәйтү мәсьәләсен тикшерергә кушты.

19 августта узган илкүләм проектлар һәм стратегик үсеш советы утырышы йомгаклары буенча дәүләт башлыгы тарафыннан расланган йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Документ нигезендә, күп балалы гаиләләр өчен каршеринг хезмәтләренең үтемлелеген арттыру мәсьәләләрен карарга тәкъдим ителә. Шул исәптән каршеринг компанияләре автопаркының күп балалы гаиләләр йөрү өчен җиһазландырылган транспорт чаралары белән тәэмин ителешен арттыру һәм, мондый гаиләләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, баланслы тарифлар билгеләү турында сүз бара.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре