Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка М12 “Восток” юл төзелеше проектын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе, шулай ук күп еллар буе намус белән эшләве өчен рәхмәт белдергән. Бу җәһәттән тиешле боерык хокукый актлар сайтына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.
“М12 “Восток” юл төзелеше проектын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе, шулай ук күп еллар буе намус белән эшләве өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улына Россия Федерациясе Президенты рәхмәтен белдерергә”, – диелгән документта.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин узган елның декабрендә Мәскәү белән Казан арасын тоташтырган тиз йөрешле “М12” юлын (810 чакрым озынлыкта) ачты. Шулай итеп, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Татарстанда урнашкан юл өлешендә транспорт йөри башлады. Юлны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты. Россия Президенты анда әлеге федераль юлның төбәкләргә инвестицияләрнең күбрәк агыла башлау, моның исә субъектларда эш урыннары санын арттыру мөмкинлеге бирәчәген белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез