Россия Президенты Владимир Путин баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Бу хакта Президентның рәсми сайтында хәбәр ителә.
– Сезгә һәм башка дини лидерларга Россия Федерациясе халыкларының конфессияара бердәмлегенә һәм татулыгына керткән өлешегез өчен рәхмәт, – дигән Путин.
Путин ислам дине вәкилләренең ил бердәмлегенә һәрвакыт сизелерлек өлеш кертүен әйткән.
– Без, беренче карашка, бик катлаулы ил. Тик чынлыкта, бигрәк тә Россия ниндидер кыенлыклар, аеруча тышкы кыенлыклар белән очрашкан чакта, без нәкъ менә төрлелегебез белән көчле. Ислам вәкилләре безнең бердәмлегебезгә, барлык кыенлыкларга, янауларга каршы торучы, илебез алга таба баруны тәэмин итүче уртак көчебезгә һәрвакыт сизелерлек өлеш кертте һәм хәзер дә кертә, – дип сүзен йомгаклаган Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез