Россия Президенты Владимир Путин хокук саклау органнары вәкаләтләрен киңәйтүче законга кул куйган.
Шулай итеп, хәзер әлеге закон нигезендә полиция хезмәткәрләренә:
– кемнедер үлемнән коткарырга, җинаятьне булдырмый калырга кирәк булганда – транспорт чарасына ватып керергә;
– җинаятьчене тоту яки җинаятьче корбанына ярдәм итү өчен тиешле документсыз гына торакка үтеп керергә;
– кешеләр тормышына куркыныч янаганда, документын күрсәтмичә генә эшкә керешергә рөхсәт ителә.
Полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү тәкъдиме Хөкүмәткә узган елның май аенда алынган. Дәүләт Думасы әлеге законны 2021 елның декабрь башында кабул иткән. Кайбер төзәтмәләр кертелмичә калган. Әйтик, депутатлар полиция хезмәткәрләренең корал куллануга хокукларын киңәйтүдән баш тарткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез