Газетага язылу

Путин релокантларга вакытлыча чикләү чараларын куллану буенча комиссия төзеде

Россия Президенты Владимир Путин указы белән чит илдә булган һәм җәзаны үтәүдән читләшкән Россия гражданнарына карата вакытлыча чикләү чараларын куллану буенча ведомствоара комиссия төзеде.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Комиссия рәисе итеп РФ юстиция министры Константин Чуйченко билгеләнгән. Аның составына Юстиция министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте, ФСБ, Росфинмониторинг һәм Генераль прокуратура вәкилләре керергә тиеш. Аерым алганда, комиссия мондый гражданнарның якын туганнарына айлык гуманитар пособие билгеләү мәсьәләләрен карау белән шөгыльләнәчәк. Туганнарның үз керемнәре булмаса, түләү күләме бер МРОТ тәшкил итәчәк.

Чит илдә Россия мәнфәгатьләренә каршы административ хокук бозулар кылган гражданнарның мөлкәтен арестка алу турындагы канун акчаларны һәм мөлкәтне туңдыруны, шулай ук банк операцияләренә һәм килешүләргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуга чикләүләр кертүне күздә тота. Мондый гражданнарның Россия эчендәге керемнәре Саклык банкындагы махсус счетларга керәчәк. Мондый җаваплылык нәфрәт яки дошманлык уяту, Россиянең территориаль бөтенлеген бозуга ачыктан-ачык өндәүләр һәм РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү булган очраклар өчен кертелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре