Путин Россия төбәкләренә бакчачылык ширкәтләрен газлаштыру графикларын расларга кушты

Россия Президенты Владимир Путин ил төбәкләре җитәкчелегенә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) кишәрлекләрен газлаштыру планын төзергә һәм расларга кушты. 17 апрельдә Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәгълүматлар, йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты, дип яза "Татар-информ".

«Бердәм газлаштыру операторы, төбәк газлаштыру операторлары һәм газ бүлү оешмалары катнашында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып бару территорияләрен газификацияләү планын-графигын расларга», диелә документта.

Россия субъектларының иң югары вазифаи затлары Хөкүмәтнең башкарылган эш нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә тиеш була. Йөкләмәне үтәү срогы 2024 елның 1 августына билгеләнгән.

Искәртик, Президент коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә кишәрлек хуҗалары өчен социаль газлаштыру программасын киңәйтергә йөкләде. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә кишәрлек хуҗалары программага кушылырга мөмкинлек алуы турындагы карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре