Путин Россиянең якын арада яңа корал турында хәбәр итәчәген әйтте

Россия якын арада яңа корал турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Таҗикстанга өч көнлек визиты нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында хәбәр итте.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, яңа коралны сынау уңышлы уза.

Дәүләт башлыгы шулай ук Россиянең ядрәле коралларының яңалыгы барлык ядрәле державаларныкыннан югарырак булуын ассызыклады. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россиядә мондый коралларны актив рәвештә үстерү дәвам итә.

«Мин элеккеге вакытларда әйткәннәрем барысы да үсә, без аларны камилләштерәбез», – дип өстәде РФ Президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре