Путин СВО зонасында хезмәт итүчеләргә айлык түләүләр раслаган

Россия Президенты Владимир Путин “Ветераннар турында” законга төзәтмәләрне имзалаган. Бу хакта «РИА Норвости” хәбәр итә.

2022 елның октябреннән 2023 елның октябренә кадәр Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция барышында махсус подразделениеләр составында бурычларын үтәүчеләргә  хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы биреләчәк.
Аларга айлык түләүләргә хокук күздә тотылган. Түләү гариза тапшырмыйча гына, автомат рәвештә билгеләнә. Моннан тыш, бурычларын үтәгәндә яраланучылар, контузия алучылар яки авырып китүчеләр инвалид-ветераннар өчен каралган социаль ярдәм чараларына исәп тота алачак. 
Төзәтмәләр шулай ук Украина, Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрен миналардан чистарткан МЧС коткару формированиеләре хәрбиләренә дә түләү тәртибен аныклый.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирү тәртибен Хөкүмәт билгеләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре