Путин төбәкләргә җирле үзидарә рәвешен мөстәкыйль сайлау хокукы биргән законны имзалады

Президент Владимир Путин төбәкләргә җирле үзидарә рәвешен мөстәкыйль сайлау хокукы биргән законга кул куйган. Документ нигезендә, җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчәргәме, яки авыл һәм шәһәр җирлекләреннән торган ике баскычлы бүгенге рәвешен саклап калыргамы икәнен төбәкләр үзләре хәл итә алачак.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан ике баскычлы җирле үзидарәне саклап калырга ниятли. Яңа закон, басылып чыкканнан соң 90 көн узгач, үз көченә керәчәк. Төбәкләр 2027 елның 1 гыйнварына кадәр җирле үзидарәне оештыру мәсьәләсен җайга салуны күздә тоткан үз законнарын кабул итәргә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре