Путин Украина белән сөйләшүләр башлау шартын әйтте

Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Киев арасында сөйләшүләр легитим булмаячак. Моңарчы имзаланган указны гамәлдән чыгару ысулын табарга кирәклеген әйтте Россия Президенты Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, Украина теләгән очракта,  Россия белән сөйләшүләр уздыруны тыючы указны гамәлдән чыгару өчен юридик ысул табачак.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр булмаска да мөмкин иде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Украина белән сөйләшүләр барды, Мәскәү Киевка Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасыннан китәргә тәкъдим итте, диде Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре