«Мин Володин Вячеслав Викторовичны алдагы чакырылыш Дәүләт Думасы Рәисе вазыйфасына тәкъдим итүне тулысынча хуплыйм», – дигән дәүләт башлыгы.
Президент шулай ук Вячеслав Володинның VIII чакырылыш Дәүләт Думасы спикеры сыйфатындагы эшен югары бәяләгән. Аның фикеренчә, сәясәтче федераль парламентның түбәнге палатасы эшен тиешенчә коруга ирешкән, шуның нәтиҗәсендә анда эшлекле уңай мохит булдырылган.
Вячеслав Володин, үз чиратында, Владимир Путинга илебездә демократияне үстерүгә шартлар тудырылу өчен рәхмәт белдергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез