Путинның 11 май таңында Украина белән турыдан-туры сөйләшүләр башлау турында ясаган тәкъдиме көтелмәгән үсеш алды.
Кремль делегацияләр очрашуын гына күз алдында тоткан иде. Мантыйк буенча шулай булырга тиеш, чөнки югары дәрәҗәдәге лидерлар очрашуы инде әзер килешүне имзалануны күз алдында тота. Әмма хәрби хәрәкәтләрне туктатуга омтылыш, үзара консультацияләр күптән бара инде. Вашингтон белән бу уңайдан имзаланырга әзер берничә килешү өстәлдә ята, дип әйтәләр, ягъни махсус хәрби операция туктаса, океан артыннан Россиягә инвестицияләр киләчәк, санкцияләр дә йомшартылачак. Безнең өчен болар зур әһәмияткә ия, чөнки икътисадтагы хәлләр мактанырлык түгел. Хәрби хәрәкәтләрнең һәр көне зур матди югалтулар гына түгел, кеше гомерләре белән дә исәпләнә.
Турыдан-туры сөйләшүләр димәктән, Киевтагы Рада депутаты Гончаренко: «Украина Россия белән бөтен сугыш дәвамында яшерен сөйләшүләр алып барды. Бу 2022 елда да, 2023 тә дә шулай булды. Хәтта 2024 тә дә», – дип белдерде. Гончаренко бәлки шыттыра торгандыр, дөрес әйтсә дә гаҗәпләнмибез. Андый практика сугышлар тарихында бар.
Кремль ыргыткан таякны Киевта бик үзенчәлекле тотып алдылар. Ул бумерангка әврелде: Зеленский пәнҗешәмбе көнне Истанбулга киләчәген, анда Путинны көтәчәген игълан итте. Инде очрашуга санаулы сәгатьләр генә калса да, бу юллар язылганда, Мәскәү анык кына берни дә әйтмәде әле. Зеленский инициативасын колак яныннан гына үткәреп була иде. Ахыр чиктә Истанбулга Лавровны гына да җибәреп була. Бу Зеленскийның кытыгына тиячәк, ләкин берни дә эшли алмый. Әмма эшне Трамп бозды. Ул пәнҗешәмбе көнне Әр-Риядтан Истанбулга очарга теләвен белдерде. Трамп һәм Зеленский Истанбулда булып, Путин килмәсә, вазгыять Мәскәү өчен отышлы булмас.
Дөрес, Вашингтон һәм Киев Мәскәүдән артык зур чигенү таләп итмиләр, 30 көнгә утны туктатуга килешсә, шул җитә. Аларны Әрдоган да куәтли. «Украинада утны туктату тыныч сөйләшүләр өчен кирәкле шартлар тудырачак, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый», – диде ул. Мәскәү Песков теле белән, пауза Украинага көч тупларга мөмкинлек бирәчәк, дигән шик белдерә. Интриганың чишелеше пәнҗешәмбедә көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез