Путинның Россия белән Төньяк Корея арасындагы мөнәсәбәтләр турында язмасы дөнья күргән

Россия Президенты Владимир Путин Корея халык демократик республикасына дәүләт визиты алдыннан “Нодон синмун” газетасы өчен мәкалә язган. Анда ул ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен бәян итеп, ике яклы дуслык турында фикерләрен җиткергән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

“Россия белән Корея халык демократик республикасы арасында җиде дистә елдан артыграк вакыт дәвамында тигезлек, үзара ихтирам-хөрмәткә, ышанычка корылган дуслык, күршелек мөнәсәбәтләре яшәп килә һәм данлыклы тарихи традицияләр белән баетыла”, – диелгән мәкаләдә.

Ике ил халкы Япония милитаризмына каршы уртак авыр көрәшнең истәлеген кадерләп саклый – 1945 елның августында Совет хәрбиләре Корея патриотлары белән бергә Квантун армиясен тар-мар итеп, Корея ярымутравын колонизаторлардан азат итә. Советлар Союзы, дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырып, яшь Корея халык демократик республикасын дөньяда беренчеләрдән буларак таный. Ә инде 1949 елның мартында Корея халык демократик республикасына нигез салучы Ким Ир Сенның Мәскәүгә тәүге визиты барышында ике ил арасында икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Бу документ ике яклы элемтәләрне алга таба ныгыту өчен хокукый нигезгә әйләнә.
СССР шулай ук Ватан азатлыгы сугышында да, бәйсезлек көрәшен хуплап, КХДР халкына ярдәм кулы суза.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, аның 2000 елда Пхеньянга тәүге визиты һәм КХДР Дәүләт оборона комитеты Рәисе Ким Чен Ирның 2001 елда Россиягә җавап визиты ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә бик мөһим сәхифәләргә әйләнә.

“Шул чагында имзаланган ике яклы декларацияләр алга таба күп елларга күпкырлы хезмәттәшлегебезнең төп юнәлешләрен билгеләде”, – дип басым ясап әйткән Россия Президенты.
Аның әйтүенчә, КХДРның хәзерге җитәкчесе Ким Чен Ын илнең элекке җитәкчеләре булдырган юнәлеш буенча ышанычлы төстә алга атлый. Путин моңа 2023 елның сентябрендәге очрашу вакытында тагын бер кат инанган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре