QR-кодсыз Татарстанда барып булган урыннар турында сөйләделәр

Татарстанда яңа чикләүләр кертелгәннән соң QR-кодсыз чикләнгән урыннарга гына эләгергә мөмкин.

«Прививкадан медицина күрсәтмәләре буенча баш тарту турындагы белешмә QR-код түгел, бу кешеләрне предприятиеләргә һәм оешмаларга кертү өчен нигез булып тормый», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева

Миләүшә Җамалиева коронавируска каршы вакцинация турында сертификаттан башка барып булган урыннарны әйтте. Алар — сәүдә үзәгендә булмаган теләсә нинди азык-төлек кибете, кече мәйданлы башка товар кибетләре, банк, даруханә, почта, җәмәгать транспорты, китапханә, мунча, кер юдырту урыны, чәчтарашханә.

Әмма һәркайда эпидемиягә каршы режимны сакларга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре