Татарстанның Милли китапханәсендә «Саф» татарча беренче балалар интернет-радиосының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
«Саф» татарча интернет-радиосы аваз салганга – ике ел ярым. Проект координаторы Алсу Галимова сүзләренә караганда, бу вакыт дәвамында радионың уникаль тыңлаучылар саны 36 меңгә җиткән. Казанда музыка мәктәпләрдә шөгыльләнүче балалар радионың музыкаль фондын 60тан артык композиция белән тулыландырган. Музыкаль мөхәррир Чулпан Яркәева проектның уңышлы баруын билгеләп үтте.
– «Саф музыка» проекты ике сезонны тормышка ашырды. Биредә заманча иҗат итүче композиторлар, классиклар яңгырый. Беренче сезонда катнашкан балаларны җыеп, башкачарак – эстрада юнәлешендә эшли башладык. Катнашучыларның саны 50дән артык. Бирегә балалар һәм аларның укытучылары җәлеп ителде. Җырлар яңа аранжировка алды, – диде ул.
«Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Саф музыка» проектында катнашкан һәм татар музыкасына үз өлешен керткән балаларны бүләкләде.
– Проект мәдәниятебезне, байлыгыбызны саклап кына калмый, ул аны үстерә дә. Балаларыбызда татар җырларына карата мәхәббәт уята торган мөһим эш башкарыла. Өстәвенә, ул күпме кешеләрне берләштерә. Алга таба тыңлаучылар саны тагын да күбрәк булыр! Проектны алып барган командага рәхмәт. Киләчәктә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Ярдәмне төрлечә күрсәтергә мөмкин. Минемчә, радионы тыңлау – иң зур ярдәм. Тыңлаучылар артса, команда тагын да дәртләнәчәк, аның энергиясе тагын да ташыячак, – диде Тимур Җәүдәтович.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез