«Шаян ТВ» телеканалындагы «Маршрутка» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов тормыш иптәше Люция белән тату, матур гомер итүләренең серен әйткән. Бу хакта «Интертат» яза.
Аның фикеренчә, матур яшәүче һәр гаиләнең сере – гармониядә.
Ике кеше кавышалар да, бер-берсенең җитешсезлекләрен тулыландыралар, «пазллар»ны җыялар. Аллаһга шөкер, дөньяга балалар килә.
Люция ул – бик әйбәт хуҗабикә. Бик нык кеше ул. Ул – минем капма-каршым, дөресен әйткәндә. Мин – хисле, хыялый, урыны белән «очып йөри» торган, ышанучан, «ыштансыз син» дип тә әйтә инде хатыным миңа. Ә ул акыллы, сабыр. Безнең очракта, 90 процент гаилә учагын саклаучы – ул Люция.
Ул тормышта мондый урынны үзе сайлады. «Минем балаларның үскәнен күрәсем, алар белән шөгыльләнәсем килә», – диде. Һәр кешенең үз эше булырга тиеш. Бу – үзеннән-үзе көйләнә. Аеруча инде 17 елга якын бергә яшәгәндә, барлык моментларны да өйрәнәсең, – дигән Раяз Фасыйхов.
Җырчы сүзләренчә, янәшәсендә фанатлары, хатын-кыз коллегалары бик күп булса да, хатыны Люциянең башын югалтып көнләшкәне юк икән.
Ул бит инде тере кеше, миңа карата хисләре дә бардыр. Көнләшә инде ул, ләкин бу – тилереп көнләшү түгел, нормаль көнләшү. Ләкин мин аңа көнләшерлек сәбәпләр бирмәскә тырышам. Төрле моментлар булырга мөмкин тормышта. Әмма хатыным үзенең урынын беркем дә яулый алмаячагын белә, – дигән Раяз Фасыйхов.
Бу хакта җырчы тапшыруның 30:00 минутында сөйли башлый.
https://www.youtube.com/watch?v=UmvHmmCQlz4
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез