Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Марат Зыятдинов, республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнүе сәбәпле, муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасыннан вакытыннан алда киткән. Бу хәл районның 46 нчы чираттан тыш сессиясендә булган. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Депутатлар Зыятдиновның отставкага китүе өчен бердәм тавыш биргән, дип яза “Татар-информ”.
“Республика районы активы тулылана. Сезгә район җитәкчелеге буенча карар кабул итәргә туры киләчәк. 14 июньдә, Татарстан Рәисе Указы нигезендә, Марат Зыятдиновның Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасына билгеләнүенә бәйле бу. Хезмәте һәм җитәкче осталыгы югары дәрәҗәдә бәяләнә, димәк. Тәҗрибәсе һәм абруеның яңа эш урынында республика файдасына эшләячәгенә ышанам. Аның бурычлары район җитәкчесенекенә караганда ким булмаячак. Эш шунда: республикабыз, киңкырлы икътисадка ия булуы сәбәпле, бик күп сата һәм сатып ала”, – дип мөрәҗәгать иткән парламентчыларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Сүз уңаеннан, Югары Ослан районы быел беренче кварталда социаль-үсеш йомгаклары буенча рейтингта иң яхшы муниципаль берәмлекләр унлыгында бишенче урынны биләгән.
Марат Зыятдинов муниципаль берәмлеккә 2012-2024 еллар чорында җитәкчелек иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез