Озакламый махсус хәрби операция төгәлләнәчәк. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров халык белән туры элемтә барышында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Аның әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң да ниндидер атышлар булачак әле, чөнки конфликт белән акча эшләргә теләүче көчләр, элеккечә үк, калачак.
“Үземә килгәндә, бу шайтаннар исән булган бер мәлдә сугышның бетүен теләмим. Минем аларны ахыргача кырып бетерәсем килә”, – дигән төбәк башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез