Чечны башлыгы Рамзан Кадыйров, отставкага китү ихтималына бәйле имеш-мимешләргә тукталып, федераль җитәкчелектән вазыйфасыннан азат итүләрен соравы турында белдергән. Бу хакта “Татар-информ” “Чечня Сегодня” агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.
“Әллә ниләр язалар. Киресенчә, мин үзем вазыйфамнан азат итүләрен сорыйм. Башка кешенең үз фикерләре, үз башлангычлары булачак. Үтенечемне хуплаячакларына ышанам”, – дигән Кадыйров.
 Исегезгә төшерәбез: Рамзан Кадыйров – 2007 елдан бирле республика башлыгы вазыйфасында. Моңа кадәр ул Чечня Хөкүмәтенә җитәкчелек иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез