Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикере белән уртаклашы:
– Мин Рөстәм Миңнехановның җиңү яулаячагына бер генә дә шикләнмәдем. Бу – Татарстан өчен бик мөһим вакыйга. Безнең төп бурыч, санкцияләр булуга карамастан, республиканың икътисадын үстерү. Без куелган максатны тормышка ашырырбыз, дип ышанам. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә Татарстанның ярдәме зур. Ул алга таба да дәвам итәчәк. Бүгенге тантаналы чарада да Рәиснең безгә аерым игътибарын сизәбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез