Газетага язылу

Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

Бүген Мәскәүдә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтаенда Равил Гайнетдин алдагы биш елга рәис итеп сайланды.

Равил Гайнетдин - рәислеккә күрсәтелгән бердәнбер кандидат.

Съезд эшендә 129 делегат катнашты. Барлык кандидатлар да бердәм Равил Гайнетдин өчен тавыш бирде.

Равил Гайнетдин ислам өммәте ныклыгы һәм бердәмлеге өчен хезмәт итәргә ант бирде. «30 ел элек булган кебек үк, Аллаһ һәм сезнең каршыгызда ант бирәм», - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре