Рәхим итегез! Казанда БРИКС саммиты башлана

Казан зур сәясәт үзәгенә әверелде. Бүген Татарстан башкаласында БРИКС саммиты башланды. Быел ул уналтынчы тапкыр үткәрелә һәм ил тарихында иң зур тышкы сәяси чара булачак дип фаразлана. Анда утыздан артык ил җитәкчесе катнаша. Дәрәҗәле кунаклар ял көннәрендә үк килә башлады инде. Эшлекле сөйләшүләр арасында саммитта катнашучыларны токмачлы аш, өчпочмак һәм каз итеннән пешерелгән бәлеш белән дә сыйлаячаклар.

Билгеле булганча, БРИКС  ул – Җир шарында яшәүче барлык халыкның яртысын диярлек, тәгаен әйтсәк, 45 процентын берләштергән ун илдән торган оешма. Аңа дөнья икътисадының 30 проценты туры килә. Берләшмә 2006 елда төзелә. 2024 елга кадәр БРИКСка биш дәүләт керә иде. Болар – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы. Бу арада республикада яшәүчеләрнең теленнән төшмәгән БРИКС атамасы инглиз телендә әлеге илләрнең беренче хәрефләреннән кыскартылып ясалган да инде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан исә катнашучылар саны ике тапкыр артты. Исемлеккә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Эфиопия, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны кушылды. Боларга өстәп, тагын өч дистәгә якын ил оешма вәкиле булу теләген белдерде. Алар арасында Алжир, Бәһрәйн, Куба, Марокко, Вьетнам кебек илләр дә бар.

БРИКС саммиты 2009 елдан бирле ел саен уза. Аны шушы елда рәислек итүче ил үткәрә. Аңлашыла ки, быел дилбегә Россия кулында. Бу урында шунысын да искәртик: моңа кадәр саммит безнең илдә өч тапкыр узган. Тәүге чара 2009 елда – Екатеринбургта, 2015 елда – Уфада, 2020 елда исә Санкт-Петербургта үткәрелгән. Дөрес, соңгысында, пандемия аркасында, онлайн режимда гына очрашырга туры килгән. Казанда уза торган саммит тарихта тәүге тапкыр киңәйтелгән составта үткәреләчәк. Җыен барышында яклар мөһим икътисадый һәм сәяси мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшәчәк. Шул исәптән хезмәттәшлекне арттыру турында да. Быел саммит «Гадел, глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күпкырлылыкны арттыру» шигаре астында уза. Дөнья күләмендәге вазгыятьне исәпкә алып, Татарстан башкаласында узачак чарага өметләр дә зурдан.

– 1992 елда дөньяда җитештерелгән барлык продукциянең 16,7 проценты БРИКС илләренә туры килсә (оешманың яңа вәкилләрен исәпкә алмыйча), 2022 елда әлеге күрсәткеч 31,4 процентка җитте. 2028 елга фараз – 33,8 процент. Үсеш бар, ул саклана һәм беркая да китмәячәк, – диде Россия Президенты Владимир Путин узган атнада БРИКСның эшлекле форумында чыгыш ясаганда. – Яңа әгъзалары булган БРИКСны алсак, вазгыять тагын да үзгә. Әлеге күзлектән караганда, 2028 елга фараз – 38 процент. Якын киләчәктә глобаль тулай продукт үсешен нәкъ менә БРИКС тәэмин итәчәк.

Сүз уңаеннан, Казанда Владимир Путин 17 ил башлыгы белән очрашачак, дип фаразлана. «Илбашын саммит кысасында өч-дүрт көн дәвамында иртәдән алып кичкә кадәр очрашулар марафоны көтә», – диде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Кайбер фаразларга караганда, саммитның иң зур нәтиҗәсе буларак берләшмәнең яңа түләү системасы барлыкка килергә мөмкин. Чара йомгаклары буенча Казан декларациясе кабул ителәчәк, дип хәбәр иткәннәр Мәскәү Кремленең матбугат хезмәтеннән.

Ул арада хәтта Казан Кремле дә БРИКС телендә «сөйләшә» башлады инде. Саммит уңаеннан кирмән диварында утлы шоу-тамаша күрсәтәләр. Анда БРИКС илләре вәкилләре телләрендә сәламләү сүзләре дә язылган. Саммит шәһәр халкының тормышын шактый үзгәртте. Кайбер урамнарда, бигрәк тә үзәк тирәсендә хәрәкәт итү чикләнде, мәктәпләр – каникулга, техникум һәм көллиятләр дистантка китте, рульдәгеләргә игътибар бермә-бер артты. «Бу – зарурият», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, әлеге уңайдан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

– Ил җитәкчелеге, Россия Президенты Владимир Путин бу бурычны – зур колачлы вакыйга уздыруны – Татарстанга йөкләде. Һәм без моны зур ышаныч һәм җаваплылык дип саныйбыз. Барысын да оештырырга, мөмкин кадәр кунакчыллыкны тәэмин итәргә, оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Дәүләт башлыклары, кунаклар күп булачак. Шуңа күрә иминлек чараларын тәэмин итү мөһим, – диде республика җитәкчесе.

Кунакчыллык дигәннән, саммитта катнашучыларны милли ризыклар белән дә шаккатырмакчылар. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе вице-президенты Радик Габдрахманов сүзләренә караганда, кунакларны кыстыбый, өчпочмак, каз һәм сыер итеннән әзерләнгән бәлеш, токмачлы аш белән сыйлаячаклар. Аш булсын!

Уналтынчы БРИКС саммиты – саннарда:

– Казанда уза торган чарада 33 ил җитәкчесе (24е башлык дәрәҗәсендә) катнашу теләген белдерде.

– Саммитта катнашучылар 58 кунакханәдә яшәячәк. Алар өчен 6 616 номер әзерләгәннәр.

– Эшлекле сөйләшүләр барышында 16 телдән тәрҗемә оештырылачак. Саммитның төп «эш телләре» – рус, инглиз, кытай, португал, һинд һәм гарәп.

– Халыкара чараны дөньяның 59 иленнән 2 меңнән артык журналист яктыртачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре