Кар мул булган кыш артык мәшәкатьләр тудырмаса да, агрономнар язның кинәт килүеннән, аннан соң көннәрнең бик суытып җибәрүеннән курка. Алай булганда үсемлекләр, боз элпәсе белән капланып, һәлак булырга мөмкин. Көзге культуралар кышны ничек чыга? Шуны белештек.
Быелгы икмәк уңышы өчен узган көздә республикада 485 мең гектарда уҗым чәчелгән. Көз җылы килгәнлектән, белгечләр уҗым культуралары вакытыннан алда тишелеп чыгып, кышка тыныч хәлдә керә алмас, дип шикләгәннәр иде. Бәхеткә, шик-шөбһәләр урынсыз булып чыкты. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, уҗымнарның 98 процентының хәле яхшы һәм канәгатьләндерерлек, 1 проценты – сирәкләнгән хәлдә, бары тик 1,2 мең гектарда (0,25 процент) гына орлыклар шытып чыкмаган. Көзге культуралар һәлак булган очракта да, кабат чәчәр өчен запас җитәрлек. Язгы культуралар орлыгы белән тәэмин ителеш 300 мең тонна, ягъни 120 процентны тәшкил итә.
– Явым-төшемнәр туфракта дым туплануга уңай йогынты ясаячак, аеруча көз көне туфракны тирәнтен эшкәртү сыйфатлы һәм вакытында башкарылган мәйданнарда бу ачык күренәчәк, – диделәр министрлыкта. – Шулай да уңыш турында сөйләү иртәрәк әле. Яз акрынлап килеп, басуларда кар суларын тупларга мөмкинлек бирсә, чәчүлекләргә бик уңай тәэсир итәчәк. Төп эшкәртү көзен башкарылганга күрә, сөрү катламы тирәнәйтелгән җирләрдә явым-төшемнәрне мөмкин булганча югары дәрәҗәдә туплап булачак. Бу исә булачак уңышка бик яхшы йогынты ясаячак.
Көзге культуралар үсә торган басуларны тикшереп-карап торучы Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы белгечләре дә уҗымнарның яхшы хәлдә булуын әйтте.
– Хәзерге вакытта көзге культуралардагы шикәр күләме 20–32 процентны тәшкил итә. Бу – яхшы күрсәткеч, – диде филиал җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова. – Март башына булган мәгълүматлар буенча, кыш чыга алмаган көзге бодай – 1,1 процент чамасы. Иң зур күрсәткечләр Теләче һәм Тукай (1,3 процент), Аксубай (1,6 процент) һәм Чүпрәле районнарына (2,4 процент) туры килә.
Гүзәл Хөсәенова аңлатканча, үсемлекләр еш кына туңудан яки үсеп китә алмыйча черүдән һәлак була. Туңу кар җитәрлек булмаганда һәм суыклар минус 25–30 градустан түбән төшкәндә күзәтелә. Череп һәлак булу исә калын кар катламы яткан түбәнлекләрдә очрый. Анда туфрак туңмый, тамырлар янында температура нуль градус тирәсендә сакланганлыктан, үсемлекләр җылылык һәм дымлылыктан үлә. Гомумән алганда, белгеч әйтүенчә, Татарстанда көзге культуралар яхшы хәлдә, үсентеләрнең сирәкләнүе ун проценттан артмый.
– Үсемлекләрнең иммунитеты югары һәм алар вегетация чорына әзер. Әгәр һава торышы тотрыклы торса, ә яз артык тиз килмәсә, чәчү белән авырлыклар булырга тиеш түгел, – диде Гүзәл Хөсәенова.
Чүпрәле районының «Кече Чынлы» хуҗалыгы агрономы Рәис Рәимов әйтүенчә, әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Барысы да язның ничек килүенә бәйле, ди белгеч.
– Кар катламы бик калын, уҗымнарны күреп бәяләп булмый әле. Кышка яхшы кергәннәр иде, дымы да җитәрлек булды. Хәзер барысы да язның ничек килүеннән тора. Иң куркынычы – карлар эреп беткәннән соң әйләнеп кайткан суыклар. Аннан соң яз никадәрле озаграк, сузылыбрак килсә, шуның кадәр яхшырак. Бу дымның туфракка акрынлап сеңеп баруы өчен кирәк, – ди ул.
Аның эш тәҗрибәсендә төрле еллар булган. Кышның бик күп карлысы да, карсызы да, суыгы да, җылысы да. Шулай да иң истә калганы – 2010 елның кышы.
– Ул елны суыклар кире әйләнеп кайтып, бөтен уҗымнарны һәлак итте. Быелгы кыш яхшы килде. Кар күп яуды, көз дә җылы, яңгырлы булды. Шуңа күрә туфрак җитәрлек күләмдә дым туплап кала алды. Инде хәзер язның да рәхим-шәфкатьле булуын көтәбез, – диде Рәис Рәимов.
Апас районының «Агроактив» оешмасы директор урынбасары, баш агроном Фәргать Сибгатуллин да коллегасының фикерен куәтләде.
– Кырларда берәр метр тирәнлектәге кар ята, керә торган түгел әле. Мул карлы кышлар моңа кадәр дә була торган иде, тик безнең өчен иң мөһиме – язның ничек килүе бит. Ул кисәк эретеп җибәрмәсен иде, дип телибез. Көндез 5 градус җылы торып, төнлә 2–3 градуска кадәр суытса, начар булмас. Ләкин әгәр яз кинәт килә икән, су басулар булачак быел. Уҗымнар озак вакыт су астында торсалар да һәлак була. Авыл хуҗалыгында карның, яңгырның артыгы юк. Быелгы җәй коры булыр төсле, шуңа күрә язын туфракның дым туплап калуы бик кирәк, – ди ул.
Зәй районындагы чәчү мәйданнарының 16,5 мең гектарын көзге культуралар алып тора. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, хәзерге вакытта уҗымнар яхшы хәлдә.
– Күптән түгел генә анализга алып тикшергән идек, чыгышы әйбәт. Тик менә шикәр күләме буенча гына сораулар бар, нәтиҗәләр бик куандырмады. Шуңа күрә анысын кабаттан тикшерергә бирдек. Язга таба шикәр күләме кимү – гадәти күренеш, тик аның бик аз булмавы кирәк. Көз көне яңгыр яуды-яуды да, кинәт катырып куйды, бер-ике көннән соң кар да каплап китте. Шуңа күрә кайбер басуларда туң бөтенләй юк. Шул ук вакытта туң катламы 20, 60 см булганнар да бар, – ди ул.
Фәргать Камалиев та язның матур килүенә өметләнә.
– Бабайлар, мондый кыш йөз елга бер килә, диләр. Әле бу көннәрдә генә дә урыны белән 37 градус суыклар булды бит. Шулай да яз килми калмас инде ул, акрынлап җылынуга таба барыр. Акрынлап җылытып эрүе яхшы. Ә инде март ахыры–апрель башларында кинәт эретеп җибәрсә, бөтенесен агызып бетерәчәк. Шуңа күрә нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле, ике атна көтеп карыйк, – ди Фәргать Камалиев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез