Рәхмәт, абый! Республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза

Барысы да матур булып барсын! Татарстанда быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 17 нче мәртәбә уза. Әлеге ярдәмне 20000гә якын бала алачак. Шуларның 9500е – 1 нче сыйныф укучылары. Бу чара аз керемле, күпбалалы, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә, авыру балаларга ярдәм күрсәтүне күздә тота. Әти-әниләр нинди фикердә?

Лаеш районының Усад бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов сабыйларны букчалар белән сөендерергә өлгерде инде. Алар арасында 7 яшьлек Мөслим дә бар. Әнисе Венера Иманкулова әйтүенчә, балаларны мәктәпкә әзерләү елдан-ел кыйммәтләнә бара. Игелекле иганәчеләр исә безнең хәлне җиңеләйтергә булыша. Мәктәп  формасы, барлык уку кирәк-ярагын сатып ала башласаң, акча җитми.

– Мондый бәйрәмне калдырып буламыни? Эштән сорап киттем. Балаларны куандырып, матур букчалар биргән өчен рәхмәттән башка сүз юк. Улым бара торган мәктәп тә быел гына ачылды. Икеләтә сөенеч, – ди Венера Иманкулова.

Сарман районы мәгариф бүлеге башлыгы Гөлшат Идрисова әйтүенчә, районда быел 315 бала тәүге тапкыр парта арасына утырачак. Шуларның 80е бушлай портфельләр алачак.

– Акциянең файдасы икеләтә зур. Беренчедән, гаиләләргә ярдәм бу. Икенчедән, иганәчеләргә булышу мөмкинлеге. Акчасы булганнарның, зур предприятие, оешмаларның гаиләләргә якынрак булуына бер сәбәп. Алар укучыларны үзләре мәктәпкә килеп котлый. Әти-әниләр бүләкне рәхмәт әйтеп ала. Кайберләре үзләре дә: «Безне дә исемлеккә кертегез әле», – дип мөрәҗәгать итә. Берсен дә калдырмыйбыз, – ди Гөлшат Идрисова.

Бу акциягә «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре дә үз өлешен кертә.

– Депутатлар, активистлар, иганәчеләр читтә калмый, – ди партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин. – Махсус хәрби операциядә катнашучы, аз керемле, күпбалалы, тәрбиягә алынган, авыру балаларга аеруча игътибар бирелә. Моннан тыш, «Бердәм Россия» активы Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге укучыларны да яңа уку елы башлану белән тәбрик итәчәк. Узган ел яңа төбәкләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2500 меңнән артык уку кирәк-яраклары җыелмасы җибәрелде. Бу көннәрдә Луганск укучыларына портфельләр китәчәк. Лисичанск, Рубежное балаларына уку өчен кирәкле әйберләрне тапшырырга тырышырбыз.

Моңа кадәр, нигә ул бүләкне кешегә күрсәтеп бирергә, башкалар алдында әлеге сабыйлар уңайсызлана бит, диючеләр дә булды. Мөслим районында хәзер букчаларны сабыйларның кулларына тоттырмыйлар, гаиләләргә сертификатлар бирәләр икән. Әти-әниләр, кибеткә барып, үзләре теләгән әйберләрне сатып ала.

– Бездә 1 нче сыйныфка 56 бала киләчәк. Бу сан кими бара. Алар арасында да ярдәм алучылар бар, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов. – Сертификатлар булдыру бик әйбәт. Категориягә карап, аның суммасы төрле. Кемгәдер портфель, кемгәдер кием һәм башкасы кирәк. Шуңа күрә болай үзләренә ошаганны ала. Акциягә карашым уңай. Әмма хәзерге җәмгыятьтә рәсми рәвештә беркайда да эшләмичә, мохтаҗлар рәтенә керүчеләр бар. Аларның кереме 2–3 җирдә эшләүченекенә караганда күбрәк тә булырга мөмкин. Чын-чынлап ярдәмгә мохтаҗларга ярдәмне арттырып бирергә кирәк.

Алабуга шәһәрендә яшәүче Һадиуллиннар дүрт бала тәрбияли. Кызлары Гөлсирин быел 1 нче сыйныфка укырга бара.

– Бик әйбәт акция. Ләкин, мәктәпкә әзерләнеп беткәч түгел, иртәрәк бирергә кирәк. 1 нче сыйныф укучыларының барысына да өләшсеннәр иде. Элек без укыганда тәртип шулайрак иде. Әниләр мәктәпнең сумка бирәчәген алдан белеп торды, – ди Айгөл Һадиуллина. – Ни дисәң дә, акция халыкны байларга һәм фәкыйрьләргә бүлә кебек. Безнең гаиләгә бирелгәненә аптырап киттем башта: акция аз керемлеләр өчен бит. Шөкер, үзебез дә укырга әзерли алабыз. Күпбалалы булганга дигәч, тынычландым инде.

Казанда соңгы өч елда 3,6 меңнән артык бала ярдәм алган. Бу юлы 1,6 меңнән артык сабыйны сөендерәчәкләр. Тик ярдәм тимәүчеләр бар әле. Башкалада яшәүче Камаловларның да хәлләре җиңел түгел. Гаилә башлыгы өч баласын ялгыз үстерә. Төпчек кызы Ясминә быел 1 нче сыйныфка бара. Кәрим – 6, Азалия 8 нче сыйныфка җыена.

– Кешедән ярдәм сорарга оят миңа. Тик мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итүчеләр булса, каршы түгелмен. Ясминәгә мәктәп формасы кирәк. Кеше биргәне бар, әмма яңаны алырга теләгән идем. Акча ягы чамалы шул. Башка балаларга да өс-баш, аяк киемнәре белән булышучыларга рәхмәтле булыр идем, – ди

ялгыз ата.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре