Аның 12 ел яшәп калган, шул кыска дәвердә Европада гына түгел, дөньяда да олы мәхшәр һәм фаҗига – Икенче Бөтендөнья сугышы оештырган нацист дәүләтенең немецлар үзләре кулланган атамасы булуын да беләбез. Әлеге исемнән тыш, әле ул милләт тарихына гына түгел, бөтендөнья тарихына да кергән, күпчелек халык белеп бетермәгән Беренче һәм Икенче рейхлар булганлыгы да билгеле.
Бу атнада шуларның беренчесе – озын-озак, сигез гасыр ярым яшәгән, Беренче рейх дип аталган зур империянең җәһәннәмгә олакканына 220 ел тула. Ул дәүләт тарихта күбрәк Изге Рим империясе исеме астында билгеле. Империядә, әлбәттә, изгелек була алмый. «Империя» һәм «изгелек» – антоним сүзләр, дию дә хата булмас. Шуңа да бу язмада күбрәк империя дип аталган дәүләтләр, аларның үзенчәлекләре, озын тарихта халыкларга китергән михнәтләре турында сөйләшербез. Ә инде яңадан «изге» сүзенә кайтканда, тарихчылар ул атаманы әлеге дәүләтнең чиркәү белән тыгыз бәйләнештә торуы, илдәге тәртипләрнең бары чиркәү кушканча гына булуы сәбәпле яралган, дип аңлата.
Немец сүзе булган «рейх»ның биләмә, җирләр, территория дигәнне аңлатуын да искәртик. Өч рейхның да империя кимәлендә булып, империя эчендә яшәгән халыкларга булсын, яңарак басып алынганнарга, күршеләргә булсын, кыенны җитәрлек ашаткан, җәберләгән, изгән дәүләтләр булуын да әйтик. Рейхларның иң кыска гомерлесе һәм иң явызы – өченчесе – Икенче Бөтендөнья сугышы азагында җан тәслим кылса, ярты гасырдан кимрәк яшәгән Герман империясенең, ягъни Икенче рейхның башына, ил җиңелү сәбәпле, Беренче бөтендөнья сугышы җитүе дә билгеле...
Тарих ул – сугышлар тарихы гына түгел, империяләр тарихы да. Чөнки җирдәге гомуми «һава торышы»н беренче чиратта шундый дәүләтләр билгеләгән. Патша, хан һәм солтаннарның һәрдаим тирә-як халыкларны бер түбә астына җыясы, зур биләмәләрнең башында торасы, император буласы килгән. Биләмәләр никадәр зур булса, император шул кадәр зирәк, империя бай һәм көчле саналган. Чал тарих эреле-ваклы йөзгә якын империяне яисә шуңа тартым эре кушма дәүләтләрне белә.
Антик чорның иң гайрәтле империясенең Борынгы Рим булуын укучыга искәртәсе түгелдер. Гәрчә тарихта Римга кадәр дә империяләр хәтсез булган. Рим дәүләтенең, империягә әйләнгәнче, биш гасырга якын республика булганын да әйтик. Республикадан империягә әверелгән Римның, империяләрнең күбесе кебек үк, паразит дәүләт булганы да сер түгел. Ягъни колонияләр, провинция эшләгән, метрополия исә ашаган гына түгел, муллыкта яшәгән, рәхәттә йөзгән. Ахыр килеп, нәкъ шушы схема бик күп империяләрне юк иткән дә. Артыкка киткән байлык, рәхәтлек, күңел ачуларның азагы билгеле. Башка кавемнәр хакын хакламауның – шулай ук. Гомумән, империя тарихы ул – кыскача алганда, яралу, чәчәк ату – максималь егәрлелек чоры һәм бетү, таркалу, юкка чыгу. Теләсә кайсы империя иртәме-соңмы таркала. Чөнки һәр империя – артыкка киткән гаделсезлеккә, шәфкатьсезлеккә корылган, көч һәм курку гына тоткан структура. Кем әйтмешли, штыкларга таянырга була, тик аларга утырып булмый.
Рим да вакыты җитүгә үлә, тик ул империянең шикле булса да даны кала, аңа табынган, сокланганнар кала. Башкача булса, Беренче герман империясен аның исеме белән атамаслар иде. Бер аны гына да түгел. Тарихтан шунысы да билгеле – Византияне дә Урта гасырларда Икенче Рим (Яңа Рим) дип атаганнар. Ул дәүләт тә империя булган. Әле ул гына да түгел, Византиядән православие динен алып калган Русьны да «Өченче Рим» дип атау гадәте булган. Патша Иван III вакытында таралган билгеләмә «Два Рима пали, третий стоит, а четвёртому не бывать» рәвешендә яңгыраган. Боларны да антик чорның иң егәрле империясен үрнәк итәргә тырышу дип санарга мөмкин.
Империяләр хакында сөйләгәндә Урта гасырларның иң олы, иң дәһшәтле, иң сугышчан дәүләте – Тын океаннан Әдрән диңгезгәчә сузылган Монгол империясе хакында да әйтми ярамас. Чыңгыз хан төзегән империянең гомере шактый кыска – ярты гасыр тирәсе генә булса да, ул таркалганнан соң барлыкка килгән олыслар, шул исәптән Алтын Урда да ике гасырдан артыграк яши. Алтын Урда тарихы ул – безнең ерак бабаларыбыз тарихы да бит әле. Ул чорны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Алтын Урда, гәрчә ул Монгол империясенең бер кисәкчеге генә булса да, күп халыкларны үз эченә алганлыктан, шулай ук империя төшенчәсенә туры килә. Тик белүебезчә, ул шактый үзенчәлекле, империя булган. Каршылык күрсәтмәгән халыкларны кыерсытмавы, үзләре дигәнчә яшәтүе, керемнең уннан беренә генә дәгъва итүе (ун процентлы ясак), чит диннәргә толерантлыгы – шул ук православ чиркәү һәм монастырьларына салымны бөтенләй дә салмавы аркасында, Алтын Урданы Урта гасыр федерациясе дип атаучылар да бар. Ләкин ничек кенә атама, ул барыбер империя булып кала. Ә империяләр иртәме-соңмы таркала. Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы, Кырым ханлыгы, башкалар – шул империянең кыйпылчыклары...
Дөнья алга бара. Дөнья үзгәрми, дияргә яратсалар да, ул барыбер акрын гына икенчеләнә, азга гына булса да яхшыра тора. Колбиләүче империяләр турында хәзер инде дәреслекләрдән укып кына беләбез. ХХI гасырга Җирдә империяләр гомумән дә калмады төсле. Дөнья жандармы саналганнарны да бүген империя дип атау авыр. Империячел менталитет аерым халыклар геннарында азмы-күпме сакланганда да классик империяләр – бакыйлыкта. Дүртенче рейх та беркайчан да яралмаячак. Бу хәлләрне кешелекнең тарихтан алган аз санлы сабакларының берсе, казанышы дияргә дә мөмкиндер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез