30 август – Татарстан Республикасы һәм Казанда "Шәһәр көне" уңаеннан башкаланың “Казан” Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Биредә Россия һәм Татарстанның эстрада артистлары катнашында зур концерт узды. Бәйрәмне традиция буенча, Салават Фәтхетдинов чыгышы төгәлләде, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.
 09.05.2015 - 9 мая 2015 - Гуляния и Салют - (фото: Василий Иванов/ИА Татар-Информ)
 09.05.2015 - 9 мая 2015 - Гуляния и Салют - (фото: Василий Иванов/ИА Татар-Информ)
Концертның хэдлайнерлары буларак Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады. Лэйна берничә җырны татарча башкарды. Шул исәптән, танылган “Малай на белом барсе” җырын да яңгыратты.
Төп сәхнәдәге бәйрәм концерты исә кич белән Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Бу вакытта күк йөзен салют утлары яктыртты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез