Бүген Инополиста узган август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген мәгариф системасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны – хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, шул исәптән яралану нәтиҗәсендә инвалидлык алганнарны укыту, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру таләпләренә тулысынча туры килергә тиеш. Югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем бирү программаларын, эш урыннарын җайлаштыру һәм һөнәри юнәлештә һәм мотивациядә ярдәм итү чараларын актуальләштерү мөһим.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондына әлеге чараларны гамәлгә ашыруны даими контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады Республика Рәис.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез