Газетага язылу

Республикада 2015-2023 елларда барлыгы 398 парк-сквер булдырылган яки төзекләндерелгән

Республикада 2015-2023 елларда  барлыгы 398 парк-сквер булдырылган яки төзекләндерелгән. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, парк-скверлар бигрәк тә Казанда күп төзелгән (44). Икенче урында – Түбән Кама районы (26), Яшел Үзән (21) – өченче. Бөгелмә районында –17 Чаллы  –16, Азнакай –14 һәм Питрәч районында 11 иҗтимагый киңлек пәйда булган яки төзекләндерелгән.

Тугыз елда бу максатка барлыгы 22 миллиард сум чамасы тотылган. Шуның 13,7 миллиарды – Татарстан казнасыннан, 8 миллиарды – федераль казнадан, 2,8 миллиарды – төрле федераль бәйгеләрдә җиңүдән кергән акча.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре