Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында 3 меңнән артык автомобиль тикшерелгән. Бу хакта Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
67 транспорт чарасында пычраткыч матдәләрнең артык булуы ачыкланган (тикшерелгән автомобильләрнең 2%ы). «Мондый чаралар республикабызның иминлеген һәм халыкның сәламәтлеген саклау өчен мөһим. Хәзерге көндә республиканың 23 районында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тикшерүләр үткәрелә», – дип билгеләп үтә ТР Экология министрлыгы инспекторлары. Машина хуҗалары белән аңлату эшләре алып барыла, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез